- уф
- ы. 1. Берәр авыр эштән, хәвефле вакыйгалардан котылгач, җиңеләеп калуны белдерә 2. Ару-талу, сызлану, әрнү, газаплану, кайгыру, эч пошу, борчылу, үкенү хисләрен белдерә 3. Курку, кот очу, шомлану, шикләнүне белдерә. УФ АЛЛА АРБАСЫ – сөйл. Әйбер ташу өчен кулл. тор. бәләкәй арба, кул арбасы. УФ ОРУ – Уфыру, тирән итеп "уф" дип кую
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.